Эчтәлеккә күчү

Румен Радев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Румен Радев latin yazuında])
Румен Радев
Болгария байрагы Болгария президенты
Вазыйфага керешкән
2017 елның 22 гыйнвары
Аңа кадәр Росен Плевнелиев
Туган 18 июнь 1963(1963-06-18) (61 яшь)
Димитровград[d], Хасковская область[d], Болгария
Җефет Desislava Radeva[d]
Белем Георги Раковски исемендәге хәрби академия[d] һәм Академия ВВС США[d]

Румен Радев, Румен Георгиев Радев (болг. Румен Георгиев Радев) — Болгариянең бишенче президенты (2017 елның 22 гыйнварннан). Болгария Хәрби-һава көчләре сәргаскәре (2014-2016), 1нче класслы очучы, генерал-майор (2014). Хәрби фәннәр докторы. Болгария социалистик фиркасеннән кандидат итеп күрсәтелгән.

Румен Радев

1963 елның 18 июнендә Болгариянең көньягында урнашкан социалистик шәһәр Димитровградта туган. Хасковода математика мәктәбен алтын медальгә (1982), Болгария һава көчләренең Георги Бенковски исемендәге югары мәктәбен (1987) тәмамлаган. 1992 елда АКШта Maxwell эскадрон әфисәр мәктәбендә 5 атналык башлангыч әзерлек курсы уза. 2003 елда АКШ Хәрби-һава көчләренең Air War College югары өйрәнү программасын бик яхшыга тәмамлый. Болгариядә «Очу экипапажларын тактик әзерләүне камилләштерү һәм һава һөҗүмен имитацияләү» темасына хәрби фәннәр докторлыгына диссертация яклый. Инглиз телен камил белә.

  • 1994-1996 Болгария Хәрби-һава көчләрендә (ХҺЧ) истребительләр авиация полкы белән җитәкчелек итә.
  • 1996-1998 эскадрилья башлыгы.
  • 2009-2014 Болгария ХҺЧ сәргаскәре урынбасары була.
  • 2014-2016 елларда Болгария ХҺЧ сәргаскәре.

2016 елгы президент сайлаулар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2016 елның августында Болгария социалистик фиркасе (оппозициядәге фирка) «Болгария өчен Яңарыш альтернативасы» белән берлектә Р. Радевны 2016 елның ноябрь президент сайлауларына кандидат итеп күрсәтә. Р. Радев II турга үтә. II турда хакимиятнең Ватандашлар Болгариянең Аурупача үсеше өчен фиркасе вәкиле Цецка Цачеваны ~59:~36 чагыштырмасында җиңеп, Болгариянең киләсе президенты итеп сайлана[1]. Вице-президент итеп Илияна Йотова сайлана.

I хатыны Гинка. Балалары:

  • улы Георги (2003), кызы Дарина (2001).

II хатыны Десислава (Свиленска). Радев — Десиславаның икенче ире. Беренче иреннән улы бар[2].