Шуышма
.
Шуышма (рус. оползень, ингл. landslide) — хәвефле геоморфология күренеше, авырлык көче тәэсирендә көпшәк тау токымнарының (токымнар суга туенганда) битләү буенча шуышып төшүе. Әлеге күренеш бигрәк тә су үткәрмәүче (балчыклы) катламнар авыш яткан урыннарда күзәтелә. Су астындагы шуышмалар күләме буенча су өстендәге шуышмаларга караганда зуррак була. Алар шельф читендәге зур утырма токымнар ишелүе нәтиҗәсендә барлыкка килә. Су асты шуышмасы, кагыйдә буларак, цунами барлыкка китерә.
Шуышма террасасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шуышма террасасы (псевдотеррасасы) — калкулык битләүләрендәге тау токымнарының шуышып төшүләре нәтиҗәсендә хасил булган, күп вакытта кире (каршы) авышлыклы, зур булмаган мәйданчык.
Шуышма битләве
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шуышма битләве — тышкы төзелешендә шуышмалар яки рәттән берничә шуышма (шуышмалар сериясе) эзләре (шуышма тәне, шуышу өслегенең өске өлеше, аерылу дивары) сакланган битләү. Шуышма эшчәнлеге нәтиҗәсендә, битләүнең югары өлешендә (плато читендә, елга үзәне битләвендә) циркка охшаган иңкүлекләр һәм шуышма псевдотеррасалары барлыкка килә.
Төрләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шуышып төшү көче, ягъни тау токымнарын хәрәкәткә китерү көче буенча шуышмалар түбәндәге төрләргә бүленә:
- кече — 10 мең м³ га кадәр
- уртача — 10-100 мең м³
- эре — 100—1000 мең м³
- үтә эре — 1000 мең м³ артыграк
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Большая российская энциклопедия. В 30 томах. М.: НИ БРЭ, 2010. ISBN 5-85270-320-6