Балкан вилаяте
Балкан вилаяте | |
Нигезләнү датасы | 18 май 1992 |
---|---|
Дәүләт | Төрекмәнстан |
Башкала | Балканабад |
Административ-территориаль берәмлек | Төрекмәнстан |
Геомәгълүматлар | Data:Turkmenistan/Balkan.map |
Нәрсә белән чиктәш | Маңгыштау өлкәсе, Каракалпакстан, Ташугыз вилаяте, Ахал вилаяте, Гөлстан һәм Төньяк Хөрәсән |
Мәйдан | 139 270 км² |
Балкан вилаяте Викиҗыентыкта |
Балкан вилаяте (төрекм. Balkan welaýaty) ― Төрекмәнстанның көнбатышында урнашкан административ берәмлек (вилаять). Административ үзәге ― Балканабад (1999 елга кадәр Небитдаг) шәһәре.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1992 елның 18 маенда элеккеге Балкан өлкәсе территориясендә оеша.
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Каспий диңгезе аша Азәрбайҗан һәм Россия Федерациясе, көньяк-көнчыгышта Үзбәкстан составындагы Каракалпакстан Республикасы, төньякта Казакъстанның Маңгыстау өлкәсе, көнчыгышта Ахал һәм Ташугыз вилаятьләре, көньякта Иран белән чиктәш.
Балкан вилаяте мәйданы буенча республикада 1нче урында тора (аңа Төрекмәнстан территориясенең 28,5 % ы, халыкның 9 % тан кимрәк өлеше туры килә).[1][2]
Административ бүленеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Балкан вилаяте составына 6 әтрап, әтрап хокукындагы 2 шәһәр керә. Вилаятьтә 6 шәһәр, 14 бистә, 30 генгешлик (киңәшлек) һәм 114 авыл исәпләнә[3].
Әтрап хокукы булган шәһәрләр:
- Балканабад (элекке Небитдаг)
- Төрекмәнбашы (элекке Красноводск)
6 әтрап
- Бәрәкәт әтрабы – административ үзәге Бәрәкәт шәһәре
- Мәхтүмколый әтрабы – Мәхтүмколый шәһәре
- Сәрдар әтрабы – Сәрдар шәһәре
- Төрекмәнбашы әтрабы – Төрекмәнбашы шәһәре
- Әсәнколый әтрабы – Әсәнколый шәһәре
- Әтрәк әтрабы – Әтрәк шәһәре
Икътисад
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Икътисадта ягулык һәм минераль чимал ресурслары, уникаль климат шартлары, авыл хуҗалыгы өчен яраклы җирләр күп. Төрекмәнбашы һәм Каспий диңгезе портлары аша экспорт һәм импорт йөк ташу гамәлгә ашырыла.
2013 елда вилаятьтә ил сәнәгатенең (вилаятьләр арасында 1нче урын) 31,0% ы һәм авыл хуҗалыгы продукциясенең 5,2 % ы (вилаятьләр арасында бишенче урын) җитештерелгән.
Регион сәнәгатенең нигезен ягулык-энергетика комплексы тармаклары тәшкил итә: үз чималын чыгару һәм эшкәртүгә махсуслашкан нефть чыгару һәм нефть эшкәртү сәнәгате. 2013 елда вилаять нефть чыгаруда төп рольне үтәгән (95,9 %) һәм газ чыгару буенча 4нче урында (17,1%) булган.
Төбәктә төзелеш материаллары һәм химия сәнәгатьләре үсеш алган. Төбәкнең химия сәнәгате ― илдә бердәнбер техник углерод һәм йод, натрий сульфаты, бишофит һәм полипропилен җитештерүче.
Электр энергиясе җитештерү буенча (22,8 %) һәм руда булмаган төзелеш материаллары җитештерү буенча (18,0 %) 2013 елда регион Төрекмәнстанда икенче урында тора, вилаять ил буенча 40,2 % цемент җитештерә.
Вилаять шулай ук балык тоту һәм тоз чыгару буенча лидер. Төбәктә авыл хуҗалыгы җирләренең иң зур мәйданнары урнашкан, аларның төп өлеше ― көтүлекләр.
Коры субтропиклар зонасында (Мәхтумколый һәм Әтрәк әтраплары) субтропик культуралар, Сәрдар һәм Бәрәкәт әтрапларында, нигездә, бодай үстерелә.
Вилаять, нигездә, терлекчелек төбәге булып тора. Авыл хуҗалыгы продукциясенең гомуми бәясендә терлекчелек продукциясе өлеше 70,7% тәшкил итә. Биредә дөяләрнең гомуми санының 33,5 % ы (илдә икенче урын) бар. Балкан вилаяте вак терлек саны буенча дүртенче урында (16,4 %). 2013 елда вилаять хуҗалыкларында 3,6% мөгезле эре терлек һәм 6,6% кош-корт асралган. Регион өлешенә ил буенча гомуми ит җитештерүнең 8,5% ы, йомырканың 5,3% ы, йонның 16,1% ы туры килә.
Вилаятьтә үсемлекчелекнең төп продукциясе – бодай (2013 елда — илнең гомуми җыемының 5,5 % ы). Төбәккә ил буенча җиләк-җимеш үстерүнең 7,5 % ы, бәрәңгенең 4,9 % ы һәм яшелчә җитештерүнең 3,5 % ы туры килә.
2013 елда вилаять икътисадын үстерүгә илнең гомуми инвестицияләренең 22,5% ы (төбәкләр арасында өченче урын) юнәлдерелгән, алар нефть һәм газ ятмаларын төзекләндерүгә, башка сәнәгать һәм социаль өлкәне үстерүгә тотылган.
Социаль өлкә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2013/2014 уку елында 157 урта мәктәптә 74,9 мең укучы белем алган.
2013 елда Сәламәтлек саклау һәм медицина сәнәгате министрлыгы системасы буенча гаилә табибларының саны — 239, урта медицина персоналының саны 2,2 мең кеше тәшкил иткән. Госпиталь койкалары саны 2,4 мең берәмлек тәшкил иткән.
2013 елда 1 кешегә туры килгән торакның гомуми мәйданы 16,4 квадрат метр тәшкил иткән.
Транспорт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Төбәкнең транспорт системасы күпчелек дәрәҗәдә транзит функциясен башкара, вилаятьтә барлык транспорт төрләре дә бар.
2013 елда вилаятьнең йөк әйләнеше өлеше ил буенча 16,8% (өченче урын), пассажирлар әйләнеше – 13,4% (бишенче урын) тәшкил иткән. Вилаять территориясе буенча Казакъстан — Төрекмәнстан — Иран трансмилли тимер юлы уза.[4]
Археология
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Олы Балхан тауларында, Җәбел бистәсеннән көнчыгышка таба 4 км ераклыкта Җәбел мәгарәсе урнашкан (Небит-Даг), анда совет археологы А. П. Окладников 1949-1950 елларда мезолит, неолит һәм бронза чоры башындагы күпкатламлы археологик һәйкәл таба.[5]
Игды-кала ― борынгы шәһәр (крепость), б. э. IV — V гасыры, Узбой елгасының сул ярында, Югары Игды коелары янында урнашкан.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Социально-экономическое положение города Ашхабада и велаятов за 2013 год. әлеге чыганактан 2013-03-21 архивланды.
- ↑ География и история Туркмении.
- ↑ Административно-территориальное деление Туркменистана по регионам по состоянию на 1 октября 2018 года. әлеге чыганактан 2020-01-06 архивланды. 2019-04-27 тикшерелгән.
- ↑ Заложен фундамент архитектуры нового геоэкономического пространства.
- ↑ Окладников А. П. Пещера Джебел — памятник древней культуры прикаспийских племён Туркмении, Тр. ЮТАКЭ, т. 7, Аш., 1956.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Туризм Балканского велаята.(үле сылтама)