Эчтәлеккә күчү

Алевролит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алевролит latin yazuında])
Алевролит
Сурәт
... хөрмәтенә аталган ил[d]
 Алевролит Викиҗыентыкта
Кызыл-көрән алевролитлар һәм кызыл комлыклардан торган ярлар

Алевролит (грек. ἄλευρον  - он һәм λίθος - таш) - каты утырма тау токымы. Алевриттан литификация нәтиҗәсендә ясала.

0,01-0,1 мм зурлыктагы (башка мәгълүматлар буенча 0,005-0,05 мм) дөрес булмаган формадагы бөртекләрдән тора. Алевролитларның өч төре бар: эре бөртекле, төрле бөртекле һәм вак бөртекле[1]. Алевролитның нигезе - кварц, шулай ук аңа кыр шпаты, балчыклы минераллар, кайвакыт карбонатлар һәм тимер гидроксидлары да керергә мөмкин.

Алевролитны башлыча цемент һәм бакча юллары җитештерү өчен алалар. Аны күмер шахталарында ташкүмер катламнары арасында табарга мөмкин.

  • Алевролит // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Алевролит в Каталоге Минералов(рус.)