Эчтәлеккә күчү

Инфузорияләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Инфузорияләр latin yazuında])
Инфузорияләр
Халыкара фәнни исем Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Таксономик ранг тип[1]
Югарырак таксон альвеоляты[d][1][2]
Коллаж
Куллана реснички[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d] һәм Армянская советская энциклопедия, том 4[d]
Башлану вакыты 630000 тысячелетие до н. э.

 Инфузорияләр Викиҗыентыкта

Инфузо́рияләр яки керфеклеләр (лат. Ciliophora) — бер күзәнәкле хайваннар төркеме. Alveolata төркеменә керә. 6 меңгә якын төре бар, Татарстанда 70 тән артык төре билгеле.

Инфузорияләр башка бер күзәнәкле хайваннардан органеллалары — хәрәкәт функциясен башкаручы керфекчәләр һәм икеләтелгән төше булу белән аерылып тора. Инфузорияләрнең 2 астибын билгелиләр: иркен йөзүче керфеклеләр (Ciliata) һәм беркетелүче имүчеләр (Suctoria), аларның калынайган очында корбанын параличлый һәм үтерә торган матдәләр бүлеп чыгаручы ау кармавычлары бар.

Инфузорияләр әйләнә-тирәлек пычрануның органик индикаторы булып тора. Бактерияләр белән тукланып сулыкларны чистартуда һәм сәламәтләндерүдә, агым суларны биологик чистартуда мөһим роль уйныйлар.

Инфузорияләрнең тәне тышкы яктан пелликула белән капланган цитоплазмадан тора. Цитоплазмада су балансын, сулышны көйләүче һәм осмотик басымны көйләүче 1-3 кыскарту вакуольләре, һәм 2 тип төш бар: макронуклеуслар - тереклек процессларын көйләүче һәм микронуклеуслар - җенси процесста, ягъни нәсел информациясен тапшыруда катнашучылар.

Инфузорияләр бактерияләр, иң түбән төзелешлеләр һ.б. микроорганизмнар белән күзәнәкнең өске ягында урнашкан авыз куышлыгы (цитост) аша туклана. Ашкайнату процессы ашкайнату вакуольләрендә бара. Җенессез (күзәнәкнең икегә бүленүе) һәм җенси юл белән үрчи.


  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Ruggiero M. A., Gordon D. P., Orrell T. M. et al. A Higher Level Classification of All Living Organisms // PLOS ONE / PLOS ONE EditorsPLoS, 2015. — ISSN 1932-6203doi:10.1371/JOURNAL.PONE.0119248PMID:25923521
  2. 2,0 2,1 Lynn D. H. The Ciliated Protozoa: Characterization, Classification, and Guide to the Literature — 3 — 2008. — ISBN 978-1-4020-8238-2doi:10.1007/978-1-4020-8239-9